ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда Иннополис Университетында булды.

Искәртәбез, Дмитрий Медведев Казанга Иннополис инновацион шәһәрен тантаналы ачуда катнашу һәм Модернизация советының чираттагы утырышын уздыру өчен килде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм башка рәсми затлар озата баруында Дмитрий Медведев Иннополис Университеты бинасын карады, шулай ук Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашучылар белән сөйләште, олимпиада югары уку йорты территориясендә уза.

Бүген Татарстанда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында яңа Иннополис шәһәре ачылды. Яңа шәһәр ачылышында, шулай ук, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан һәм Финляндия арасында мөнәсәбәтләр уңай бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәт йортында узган Финляндия Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Росимущество арасындагы хезмәттәшлек темасы күтәрелде. 

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе катнаштылар. 


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьюс белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.  

Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский очрашты. Алар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский белән очрашты.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев кунакны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International