ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Ул ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлыгы һәм багланышлары белән аерылып тора. 

ТР Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык.
15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла. Чара елдан-ел үсеш ала. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Әйтик, былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килгән булса, быелгы чарада 31 илдән 650дән артык вәкил катнашуы көтелә.
Бүген Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе Казан федераль университетында булдыдар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар озата йөрделәр. 
 Бүген ТР Дәүләт Советы депутатларының 8 нче утырышында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм делегация вәкилләре катнашты. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 
Бүген Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАО генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде. 

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанга эш визиты белән Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алды. 

Бүген Иннополиста (Татарстан Республикасы) Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, гадәттәгечә модернизацияләү буенча Совет президиумы кызык урында - өч ел элек төзелә башлаган яңа шәһәр Иннополиста уза. 

Иннополисның шәһәр чикләре – үсәргә тишле шәһәр чикләре билгеләнде. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашуда белдерде. Очрашу Иннополис шәһәр иярчене территориясендәге Попов ис. технопарк бинасында узды. Искәртик, Иннополис бүген Дмитрий Медведев, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ  вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башка рәсми затлар барында тантаналы рәвештә ачылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International