ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов катнашында, масштаблы төзекләндерүдән соң, В.И.Ленин музей-йортын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты. Мәртәбәле кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Яклар республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, Россия Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. Очрашу Томскта (Томск өлкәсенең Кабул итүләр йорты), Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) утырышы тәмамлангач, узды. 

Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томскта белдерде. РИРАнең 5 еллыгына багышланган утрышы тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирегәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциация эшчәнлеге дәвамында РИРА әгъзалары булган регионнар саны сигездән ундүрткә хәтле җитте. 

Үткән биш ел эчендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлеген уңай дип бәяләргә мөмкин. Бүген бу хакта Томскта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Искәртәбез, Томскта Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырыш узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә, анда Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең (РИРА) чираттагы утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов, РИРА Советы рәисе буларак, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак.


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул Идел елгасы ярын төзекләндерү һәм кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Бу чарада “Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.

Бүген “Казан-Арена” стадионында Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5 мең 555 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 2014-2015 нче уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм ничек кенә тантаналы оештырылса да, бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының фаҗигагә юлыгуы аны берникадәр, әлбәттә, төссезләндерде, күңелгә борчу өстәде. Соңгы кыңгырау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, югары уку йортлары ректорлары, укытучылар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түдбән Новгород өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты. Искәртик, бүген Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга спортчыларны илтүче автобус катанштында авария булды. "Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, - дип әйтте, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Кызганчыка каршы, өч кеше һәлак булган. Берничә кеше авыр хәлдә. Мин бу хәлне тикшерергә йөкләмә бирдем. Бу мәсьәлә белән хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк".

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары уза.

Искәртәбез, WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International