Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды һәм 2022 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Фойеда тематик экспозиция күрсәтелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында узды (Казан, Сафьян ур.).
Ринат Садыйков ТР Яшьләр эшләре буенча яңа министр булды (бүгенге көнгә кадәр ул ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарды). Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 11 гыйнварындагы Указы нигезендә билгелщп куелды.
ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанда газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.
2023 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак. Шулай ук 205 объект төзелешенә һәм ремонтына мониторинг ясалачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе күләме, хуҗалыкларның барлык категорияләрен исәпкә алып, беренче тапкыр 300 млрд. сумнан артып китәчәк. Чагыштырма үсеш план күрсәткече 1,9% булганда якынча 18% тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсен үткәрде. 2023 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел хәйрия гамәле кысаларында республиканың өч яшь татарстанлының теләкләрен тормышка ашырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Сергей Софьин гаиләсе белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы килеп төшүгә үк төзелеп килүче Бадминтон үзәге нигезенә символик таш салуда катнашты. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында бадминтон үзәкләрен төзү программасын гамәлгә ашыруга старт бирде. Программа кысаларында әлеге спорт төрен актив үстерүче районнарда барлыгы 9 бадминтон үзәге төзү планлаштырыла.