1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик ике айлык башлана. Кыш көне җыелган чүпне җыюга республиканың барлык халкы чакырыла. Бу хакта журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
"Санитар ике айлык - Татарстанның чисталык экомарафоны. Республикабызның һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу - чүпләр җыелган урыннарны чистарту да, агач утырту да, ярларны чистарту да", — диде спикер.
Ул министрлык коллективы куелган бурычларны үтәүгә һәм көчәйтелгән эшкә керешергә әзер булуын билгеләп үтте. 126 инспекторның һәрберсенә 500 квадрат километрдан артык территория туры килә.
Ике айлыкның төп максаты - торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне, чүп җыелган урыннарны ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне, кар катламы төшкәннән соң, тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.
Министр хәбәр иткәнчә, биш ел эчендә Татарстан территориясендә 52,2 млрд сумлык 850 табигать саклау чарасы гамәлгә ашырылган, шул ук вакытта 20,4 млрд сум - бюджетт акчасына. "Аерым алганда, 30 млрд сумлык өлеш керткән предприятиеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу - бизнесның социаль җаваплылыгының ачык мисалы", диде ул.
2022 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. "Барлык эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла торган эшләр — беренче чиратта безнең халык өчен. Барлык табигать саклау чаралары нәтиҗәсендә 2,3 млн кеше уздырылган чараларның уңай нәтиҗәсен сизгән. Кисәтелгән зыянның гомуми күләме 58 млрд сум тәшкил итте", — дип өстәде А.Шадриков.
2022 елда Татарстан «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,8 млрд сум акча юнәлткән. 2023 елда төбәктә Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә. "«Экология» илкүләм проекты дистә еллар дәвамында тупланган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. 2022 елда республика дүрт федераль проектта катнашты: „Идел елгасын сәламәтләндерү“, „Чиста ил“, „Уникаль су объектларын саклау“ һәм „Урманнарны саклау“. Аларны гамәлгә ашыруга 6,8 млрд сум акча юнәлтелгән. Экологик чаралар региональ әйләнә-тирә мохитне саклау программасы хисабына да инвестицияләнә. 2022 елда 1,1 млрд сум бүлеп бирелгән", — диде спикер.
2023 елда республикада Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр дәвам итә. Бу Россия өчен масштаблы пилот проекты.
Быел Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Күл ятмасының эшләми торган торба үткәргечләрен сүтү тәмамланачак. Бу чаралар "Идел елгасын сәламәтләндерү" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аңа 2019 елдан бирле 19,3 млрд сум күләмендә иң зур финанслау суммасы каралган.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.