ТР Хөкүмәт Йортында Яңа ел каникуллары вакытында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча брифинг узды.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» һәм «Менделеевск» ТОСЭРларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү буенча комиссияләрнең чираттагы утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле кысаларында Чаллыдан 12 яшьлек Руслан Хәбибуллин Иннополиста булды. Яшь татарстанлы югары технологияләр шәһәренә экскурсиягә килергә хыялланган.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләрен, автомобильләрне электр белән кору һәм криоген автозаправка станцияләре өчен электр белән кору станцияләрен ачу тантанасы булды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Татарстанда төзелеш өлкәсендә барлыгы 2651 объекттан торган 29 республика программасы гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Тулаем алганда, аның нотыгы капиталь ремонт һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру йомгакларына, халыкның түләү дисциплинасы күрсәткечләренә багышланган иде
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты хезмәткәрләренә «УАЗ Hunter» автомобильләренә сертификат тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында узды.
«УАЗ Hunter» автомобильләре (барлыгы 43 машина) ведомство инспекторлары тарафыннан хезмәттәге бурычларын үтәү өчен билгеләнгән.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2022» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Премьер-министр Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» яңа ел хәйрия гамәлендә катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казанда ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Балалар теләкләре улган шарлар белән бизәлгән чыршы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында урнаштырылган.