ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан башкаласында яңа никахлашу сарае -“Казан” гаилә үзәге - ачылды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сатулар буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

Татарстан Республикасында 3 июльгә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 3 млрд. 497 млн. сум дәрәҗәсендә үтәлгән инде, бу еллык лимитның 74%ын тәшкил итә. Эшләр 2013 ел программасы белән билгеләнгән 823 йортның 821ендә, республиканың 41 муниципаль районында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды, чара видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән алып барылды, шулай ук on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru)

Якын араларда Татарстан Республикасы басуларда эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән уздырылды, аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика басуларындагы ситуация начарая бара. Әгәр алдагы күрсәткечләр буенча республиканың 12 муниципаль районы эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчкән булса, хәзер инде аңа тагын ун район килеп кушылырга мөмкин. Министр сүзләренә караганда, бу районнар буенча гадәттән тыш хәл игълан ителде, карар проекты әзер инде.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

"Казан-Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының икенче чираты бинасын ачу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара яңа бинаның 25 катындагы Extra Lounge ресторанында узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан мэры Илсур Метшин, «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов һәм башкалар катнашылар.

Канаданың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов Джон Слоанга Россия регионы буларак Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов RED Aircraft GmbH компаниясе генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Минниханов. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “МВЕН” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко катнашты.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсен бүген Башкортостан Республикасының Благовещенске шәһәрендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Илдә полиэфир комплексларының иң эреләреннән булган “Полиэф” ААҖ җитештерү мәйданчыгында узган бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, нефть-газ һәм нефть химиясе эре компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Студентлар уеннарының баш медиа-үзәген ачканда Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең мөһим ролен билгеләп үтте. Республика Президенты белән бергә Kazan Arena стадионындагы медиа-үзәктә посетили ВГТРК холдингы генераль директоры Олег Добродеев һәм “Спортивное вещание” АНО җитәкчесе Василий Кикнадзе да булды.

Бүген Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Генераль ассамблеясенең ике көнлек утырышы ачылды, анда Татарстан башкаласының XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлеге турындагы мәсьәләләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International