Бүген Иннополис Университетында «Matriculation Ceremony & Graduation Party» дип аталган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Тантанада шулай ук Университет директоры Кирилл Семенихин, Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка кунаклар катнашты.
Бүген Казанда «Казан» агросәнәгать паркы базасында бакчачы көнен бәйрәм итү оештырылды. Шунда ук Лаеш, Питрәч районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясе күргәзмәсе үтә.
Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды.
Татарстан кырларында урып-җыю кампаниясе тәмамлана. Бүгенгә бөртеклеләр мәйданнарының 88%ы җыелган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2022-2023 елгы җылылык бирү чорына әзерлек актив бара. Бүгенге көндә 3085 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга сылтама ясады.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның гомуми бурычы 2022 елның 1 августына 8,7 млрд. сум тәшкил итә. Соңгы 5 елда 3 млрд.132 млн. сум бурыч арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларның ничек үтәлүе турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар – Әлмәт» күп телле яңа гимназиясен ачты.
Татарстан территориясендә 81 төр аучылык хайваннары яши, шуларның икесе марал һәм таплы болан күптән түгел барлыкка килде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.
Бүген Свияжскта Богородица-Успение соборын торгызуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, архипастырьлар, Татарстан митрополиясе руханилары һәм ышанучы кешеләр катнашты.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре дәвам итә. Юл эшләрен башкаруның уртача проценты – 94%. Шул ук вакытта Аксубай, Актаныш, Апас, Чүпрәле, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында юл эшләре тәмамланган. Тагын 11 муниципаль районда юл эшләрен 30 августта тәмамлау планлаштырыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.