Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәрендә. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.

Делегация составында: Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры урынбасары Олег Протопопов һәм башкалар бар.

Визит кысаларында Роман Шәйхетдинов Үзбәкстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләр үсеше министры Шерзод Шерматов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Үзбәктелеком» компаниясе вәкилләре катнашты. Яклар Татарстан белән Үзбәкстанның телекоммуникацияләр һәм ИТ-индустрия, шул исәптән ИТ-мәгариф һәм киберспорт үсеше буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Без дустанә илләрнең, шул исәптән  үсә барган Үзбәкстанның да, мәктәпне тәмамлаучыларның ИТ-компетенцияләрен үстерүләрен телибез, шуңа күрә Россиядә югары дәрәҗәдә булган ИТ-мәгариф экспорты, шулай ук БДБ илләре студентларын Россия югары уку йортлары базасында максатчан ИТ-укыту бурычы куелды», – дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов.

«Яшьләр - безнең киләчәгебез һәм милләтебезнең киләчәге. Үзбәкстанда, халыкның яртысыннан артыгын яшьләр тәшкил итә, һәр яшь кеше җәмгыятьтә лаеклы урын алсын һәм үз потенциалын күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен зур эш башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә без ИТ-мәгариф өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен карарга әзер», - диде Шерзод Шерматов.

Роман Шәйхетдинов Үзбәкстан ИТ-паркы директорының беренче урынбасары Алишер Ибраһимов белән очрашуда Иннополис Университеты һәм «Иннополис» МИЗ бизнес-проектлары белән уртак белем бирү проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. «ИТ-белгечләрне әзерләү сыйфаты бердәм икътисадый киңлектә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясый. Үзбәкстанда да ИТ- өлкәдә интеграцияне көчәйтү өчен кирәкле компетенцияләр бар», – дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов.

Мөхәммәд ал-Хәрәзми исемендәге Ташкент мәгълүмат технологияләре университетында һәм Ташкент дәүләт техник университетында булу кысаларында Иннополис Университетының Үзбәкстан югары уку йортлары белән мәгариф, фәнни һәм проект эше өлкәсендәге хезмәттәшлекнең актуаль һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук визит кысаларында Татарстан делегациясе «Чирчик» индустриаль паркында һәм «Үзбәкнефтегаз» предприятиесендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International