ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген реконструкцияләнгән соң Буа спирт заводы ачылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. ТР Президенты сәламләү чыгышында заводта үткәрелгән модернизация спирт заводын дөньяда иң яхшы итәчәгенә өмет белдерде. “Бу предприятие яңа дөнья базарларын яулауларга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Биредә продукция сыйфатына, белгечләр сайлауга таләпләр югары дәрәҗәдә икәнлеген белә идем, ә бүген күргәннәр без көткәннән дә артык”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә Марат Рифкать улы Зарипов ТР Дәүләт тарифлар комитетының яңа рәисе итеп билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указларга кул куйды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Макдоналдс” компаниясенең Россиядәге һәм Көнчыгыш Ауропадагы президенты Хамзат Хасбулатов белән очрашты. Яклар 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр, Универсиада авылында яшәчәк кунакларның һәм ярышларда катнашучыларның туклануын тәэмин итү хакында фикер алышты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә рәисе Михаэль Хармс җитәкчелегендәге Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды, анда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һ.б. катнашты.

26
май, 2012 ел
шимбә
Бүген Лаеш районы Никольское авылында егерменче тапкыр “Каравон” рус фольклоры бәйрәме үтә. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.

Премьер-министр үз чыгышында бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, фестиваль кунаклары санының елдан-ел арта баруына игътибар юнәлтте. “Бүген безнең белән Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, башка төбәкләрнең бәйрәм итүе бик куанычлы. Быел әле “Каравон”ның юбилее да”, -дип билгеләп үтте И.Халиков. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде.

“Сезне “Каравон” рус халык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу фольклор бәйрәменең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, аның язмышы уникаль һәм гаҗәеп. Русское Никольское авылында туган бәйрәм безнең көннәрдә республика әһәмиятендәге генә түгел, гомумроссия масштабындагы мәдәни вакыйгага әйләнде.

Узган елгы бәйрәмнең Татарстанның күп кенә шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрдән 120 дән артык иң яхшы коллективны җыюы сөендерә. “Каравон”да катнашырга теләк белдерүче фольклор коллективларының һәм башкаручыларның саны елдан-ел арта бара, бу традицион рус культурасының зур әһәмияткә ия булуының һәм зур сорау табуының ачык чагылышы”, -диелгән сүзләр бар Президент котлавында.

Көннең яңгырлы булуына карамастан, бәйрәм мәйданына быел да күп кунак җыелган иде. Һәркем биредә җаны теләгән шөгыль тапты. Кемдер фольклор коллективлары чыгышын күзәтте, әйлән-бәйләндә катнашты, кемнәрдер һөнәрчеләр остаханәләрендә булды. Иң кызыксынучан кунаклар “Каравон” музее белән танышты.

Казанның 93 нче гимназиясе укытучылары бәйрәмгә бөтен коллективлары белән килгән иде. “Безнең гимназия рус традицияләрен, фольклорын үстерү юнәлешендә эшли. Шуңа бу бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле. Сыйныф җитәкчеләре биредә үзләре өчен бик күп “азык” ала, соңыннан аны үз эшләрендә файдалана. Безнең танылган “Махоня” фольклор коллективы “Каравон”да чыгыш ясады. Безнең гимназия базасында эшләүче 23 нче музыка мәктәбе укучылары биредә ел саен катнаша”, -ди 93 нче гимназия директоры Ирина Александровская.
Мәскәүдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIII съезды эшли башлады. Аның эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнаша. Югары партия форумы 3 меңнән артык кешене бер мәйданга җыйды. Алар арасында 670 тән артык делегат (аларның 426 сы партиянең төбәк бүлегеннән сайланучылар), 1600 гә якын кунак – төбәк һәм җирле бүлекләр вәкилләре, “Бердәм Россия” рәисенең җәмәгать кабул итү бүлмәләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, партия тарафдарлары һәм чит ил делегацияләре бар.

25
май, 2012 ел
җомга
Бүген «Алабуга» икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясенең генераль директоры Леонид Меламед, РФ икътисад үсеше министры урынбасары Олег Савельев, гражданнар инициативасы комитеты җитәкчесе Алексей Кудрин, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән ТР Әлмәт районының кырлары өстеннән очып йөреп чыкты. Соңыннан ул Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу «Кичучатово» ҖЧҖ территориясендә булды. ТР Президенты районда башкарылган язгы-кыр эшләренә уңай бәя бирде. Сөйләшү вакытында үсемлекләр үстерү, терлекчелек, продукцияне реализацияләү, техника алу мәсьәләләре каралды.
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында, Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең уку-методик үзәге эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Статс-секретарь, РФ Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International