Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов нанотехнологияләр буенча беренче Халыкара форумда (Мәскәү) Татарстан Республикасы тәкъдим иткән нанотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, on-line брифинг интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков белән очрашты. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү, шулай ук яшьләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт үтүләренә бәйле башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумда катнаша. Ул Мәскәүдә (Кызыл Преснадагы Экспоүзәк) ачылды.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Әсхәт Гомәров, КДТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов, КДТУ (КАИ) президенты Геннадий Дегтяров һәм башкалар.