2009 елда Татарстан Республикасында Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды керемнәренең гомуми күләме 17,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетының 2009 елга Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты турында фикер алышуга багышланган утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте.
2009 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 122,2 млрд. сумлык табыш керү фаразлана, шул исәптән шәхси керемнәр – 113,3 млрд. сум, федераль акчалар – 10,9 млрд сум. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканың финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Бүген Казанның төзелеп килә торган “Җиңү Проспекты” станциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булдылар. Станцияне карап йөрү барышында сүз метро төзелешен алга таба финанслау турында барды. Шуны да искәртик: акча җитмәү сәбәпле, объект үз вакытында файдалануга тапшырылмый калган иде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. 326 мең тонна тәшкил иткән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.