2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасы кертелә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын кушып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Ул хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләләренә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, “Татарстан Республикасының дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
Быел Татарстан Республикасында, бөртекле ашлыктан рекордлы уңыш алу өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика буенча эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Мамадыш, Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары хуҗалык һәм кырларын карап чыкты. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде. Кырларны вертолетта очып әйләнеп чыкканнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан, кырлардан уңыш җыеп алу өчен, яхшы һава торышының һәр сәгатеннән уңышлы файдалану бурычы куелганлыгын хәбәр итте.