Көньяк Осетиядәге фаҗигале хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү тәртибе турында МӘГЪЛҮМАТ

2008 елның 15 августы, җомга
Көньяк Осетиядәге фаҗигале хәлләр уңае белән, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14 нче август, 2008 ел, 1319-р номерлы әмере кабул ителде. Аның нигезендә сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән халык өчен гуманитар ярдәм җыю буенча эшчәнлекне оештыру Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенә йөкләнгән. Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов.
Татарстан Республикасы министрлык, ведомство, предприятие, оешма, җирле үзидарә органнарына Көньяк Осетиядәге сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашырга тәкъдим ителде. Әйтеп үтелгән гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле материаль чаралар исемлеге бу мәгълүматның кушымтасында китерелгән (материаль чаралар яңа булырга тиеш, аларга туры килү турындагы сертификатны теркәү мәҗбүри). Гуманитар ярдәмне кабул итү һәм туплауның республика пункты адресы: Казан ш., ТЭЦ урамы, 8а йорты, тел. 549-65-35. Республиканың муниципаль берәмлекләреннән гуманитар ярдәм китерү һәм туплау белән бәйле оператив мәсьәләләрне чишү өчен, Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм афәт нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсе начальнигының беренче урынбасары Насонов Владимир Геннадьевичка мөрәҗәгать итәргә кирәк, бәйләнешкә керү өчен телефон: 272-91-24.
Урыннарда эшне оештыручыларга түбәндәге мәгълүмат җиткерелә:
1. “Кайнар линия” телефоннары ачылды:
522-88-85 – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
291-57-97 – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

2. Предприятие, оешмалар һәм республикада яшәүчеләр зыян күрүчеләргә “АК БАРС СОЗИДАНИЕ Хәйриячелек фонды счетына акча күчереп ярдәм итә ала: 420066, Казан ш., Декабристлар урамы, 2 нче йорт. 40703810100020000999 – “АК БАРС” Банк ААҖ нә. Корреспондент счеты – 30101810000000000805, БИК 049205805, ИНН (салым түләүченең идентификация номеры) 1658079690, КПП (учетка бастыру сәбәбенең коды) 165801001, ОГРН (төп дәүләти теркәү номеры) 1061600052425; түләүне билгеләү юнәлеше – Көньяк Осетия.

КӨНЬЯК ОСЕТИЯДӘГЕ ЗЫЯН КҮРГӘН ХАЛЫККА ГУМАНИТАР ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ МАТЕРИАЛЬ ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Он: онлы катнашмалар, 1 нче сортлы, 2 нче сортлы, югары сортлы бодай оны; 1 нче сортлы, 2 нче сортлы арыш оны һ.б. Камыр ашлары: сохари, макарон әйберләре, галеталар һ.б. Төрле ярмалар: дөге, карабодай, тары, манный, солы һ.б. ярмалар. Балалар азыгы: коры сөт катнашмалары, консерва, соклар. Коры сөт. Ит консервалары: томалап пешерелгән сыер ите, томалап пешерелгән дуңгыз ите, киптерелгән яшелчәләр һәм җимешләр һ.б. Балык консервалары: майда, үз согында, томат соусында. Сөт консервалары: куертылган, концентрацияләнгән.
Шикәр: шикәр комы, шакмаклы шикәр.
Чәй: алдан үлчәп төрелгән, үлчәп сатыла торган.
Тоз.
Шырпы.
Шәм.
Раскладушкалар.
Җәйге кием: ирләр, хатын-кызлар, балалар киеме; костюмнар, халатлар. Җылы кием: ирләр, хатын-кызлар, балалар өс киемнәре. Аяк киеме: ирләр, хатын-кызлар, балалар җылы аяк киемнәре; ирләр, хатын-кызлар, балалар җиңел аяк киемнәре; итекләр, эш ботинкалары, кирза итекләр, резин итекләр. Баш киемнәре: җәйге, кышкы. Бияләйләр: эш перчаткалары, җылы бияләйләр.
Эчке кием: ирләр, хатын-кызлар, балалар эчке киемнәре.
Урын-җир әйберләре: юрган, мендәр, матрац, йоклау капчыклары, мендәр тышы һәм җәймәләр. Сөлгеләр.
Югыч әйберләр: кер сабыны, исле сабын, кер порошоклары һ.б. Савыт-саба.
Җылыту җиһазлары: рефлектор, радиатор, каты һәм сыек ягулыктагы мичләр, җылылык пушкалары һ.б. Автономияле электр станцияләре – 5-150 кВт.
Биобәдрәфләр.
Комплекслы су чистарту станцияләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International