Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 26,5%ка башкарылган. Барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт районы советы һәм Әлмәт шәһәре советының берләштерелгән утырышында катнашты. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: Айрат Хәйруллинның Әлмәт шәһәре башлыгы һәм Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Әлмәт муниципаль берәмлегенең экс-башлыгы Айрат Хәйруллинны тәкъдим итте.
Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
Быел ТРда экологик ике айлык 6,7 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде. Югары бүләк “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бирелде. Тиешле указны быел март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының тантаналы ачылышында катнашты. Бу чара Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
Тантанада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин катнашты.
Бүген Казанда “Баскет-холл” спорт аренасы мәйданчыгында “УНИКС” командасы баскетбол сезонын ябу тантанасын уздырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ВТБ Бердәм Лига президенты Сергей Кущенко, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм “УНИКС” БК президенты Евгений Богачев катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы культураларын һәм үсемлекләрне саклау чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.