Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Анда катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга бурычларны билгеләделәр.
Төп докладны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ясады.Ул, аерым алганда, 2017 елда республикада 7,5 мең төрле мәдәни чара уздырылды, аларда 10 млн. кеше катнашты, дип хәбәр итте.
Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төзелеш комплексы - Татарстан икътисадының иң зур секторларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды” генераль директоры Константин Цицин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстан Республикасының төзелеш индустриясе базасы Россиядә иң зурларның берсе булып кала. 2010 елдан 121 төзелеш материаллары сәнәгать предприятиеләре гамәлгә кертелгән һәм яңартылган, шул исәптә икесе - 2017 елда. Җибәрелгән продукциянең күләме 33 млрд. сум тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында җиткерде.
Бүген Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә өлешчә вәкаләтләрне ТР Министрлар Кабинетына тапшыру турында килешү имзаланды.
Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстанда барлык дәрәҗәдәге архив эшләрен үзгәртеп кору буенча җитди эшләр уздырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә белдерде.
Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Төп тема – комитетның 2017 елдагы эшенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга куелган бурычлар.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов докладында 2018 ел дәвамында Татарстан халкы өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 4,2%тан югары булмаячак, дип хәбәр итте.