Алексей Песошин: Төзелеш комплексы - Татарстан икътисадының иң зур секторларының берсе

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Төзелеш комплексы - Татарстан икътисадының иң зур секторларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

Утырышта РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды” генераль директоры Константин Цицин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

ТР Хөкүмәте рәисе үзенең чыгышында билгеләгәнчә, 2017 елда төзелешкә 7 млрд. сум инвестицияләр юнәлтелә. Төзелеш эшләренең күләме 356,4 млрд. сум тәшкил иткән.

Республикада 37 республика программасын уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче, җәмәгать инфраструктурасын үстерүдә социаль гарантияләүне тәэмин итү тәртибе расланган, диде Алексей Песошин. Бу программалар кысаларында 2017 елда 44 млрд. сумга 3 мең 122 объект төзелгән.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, ТКХ өлкәсендәге мәсьәләләр актуаль булып кала. Бүген республикада коммуналь инфраструктураны яңарту буенча актив эш алып барыла.

“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм яңарту буенча чараларны гамәлгә ашыру торак өлкәсендә уңайлыклар дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирде. Мәгълүмати технологияләр актив гамәлгә кертелә. Дәүләт хезмәтләре порталы халыкка өйләреннән чыкмыйча да коммуналь түләүләрне түләргә, хисап приборлары күрсәткечләрен җибәрү мөмкинлеген бирә”, - диде Алексей Песошин.

Шул ук вакытта торак-коммуналь комплексы белән идарә итүнең барлык инструментлары да ахыргача эшләнеп бетмәгән әле, дип билгеләде ул: “Бүгенге көндә гомуми йорт милкен карап тоту һәм идарәче оешмаларның эше иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Безгә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатлы характеристикасын тасвирлаучы стандартлар системасын гамәлгә кертергә кирәк”.

Моннан тыш, ТР Премьер-министры ведомство җитәкчелегенә республика территориясендә төзелеш материалларын җитештерүче предприятиеләрне үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар итүне йөкләде, шулай ук төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә активрак эшләргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International