Сәнәгати, энергетик һәм экологик иминлек өлкәсен тикшереп торуны һәм күзәтчелекне тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле булып кала, чөнки төбәктә куркыныч объектлар Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң күп урнашкан.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте күзәтчелегендәге предприятиеләре һәм оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин алып барды.
Бүген Казанда Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы һәм ТР социаль-икътисади мониторинг комитетының уртак коллегия утырышы узды. Катнашучылар ведомстволарның 2017 елдагы эшчәнлекләре хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Утырышта ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы җитәкчесе Наталья Гатауллина катнашты.
“КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия автоузышчылар командасы вәкилләре сөйләде.
“Дакар-2018” ралли җиңүчесе Эдуард Николаев бу узышны “имтихан” дип атады. Аның сүзләренчә, “КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән.“КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия автоузышчылар командасы вәкилләре сөйләде.
“Дакар-2018” ралли җиңүчесе Эдуард Николаев бу узышны “имтихан” дип атады. Аның сүзләренчә, “КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән.
Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды. Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты Владимир Путин хастаханәдә дәваланучы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәлен белде.
Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәдә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеген тәэмин итү хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезммәткәрләре 2017 елда законсыз сату әйләнешеннән 261 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция йолып алган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Утырыш ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узды. Ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә ТРда электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгы буенча штаб утырышы узды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика электр энергетикасы предприятиесе вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы һәм “1000 идея” инновацион проектлар программасы башланды. Конкурс яңа форматта башланды.
Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Pulsar Venture Capital директоры Павел Королёв сөйләде.
Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.