Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республика үсешенә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.
Чыгышында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 1992 елның 8 декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин Россиядә бердәм үзәкләштерелгән федераль казначылык органнары системасын төзү турындагы Указ имзалаган.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары аасамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Төп мәсьәлә – республикада этномәдәни инфраструктураны үстерү.
Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета» бәйсез педагогик басмасы баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе оборона министры Тимур Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Цифрлы икътисад - Россия һәм Татарстан өчен перспектив үсеш юнәлеше. Аның принципларын гамщлгщ ашыру җәмгыять тормышынң төрле өлкәләренә цифрлы технологияләр үтеп керүен күз алдында тота: дәүләт идарәсенә, сәнәгатькә, медицина һәм мәгарифкә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Digital Skills чемпионаты һәм ИТ кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенчаБөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенеж пленар утырышы барышында белдерде.
Бүген Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионаты - Digital Skills башланды. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия") генераль директоры Роберт Уразов катнаштылар.
Бүген Казан Ратушасында Россия Геройлары көненә багышланган тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Анда Советлар Союзы һәм Россия Федарциясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләделәр. Шулай ук үлгәннән соң Герой исеме бирелүчеләрнең туганнары чакырулы иде.
Тантаналы чарада Россия Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.
Бүген Казанда Эшкуарлар йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт күрсәтү тәкъдим итәчәк. Эшкуарлар йорты эшкуарларны сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр белән тәэмин итүне максат итеп куя, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Президентына.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.