Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда соңгы биш елда ИТ-оешмалар саны 60 процентка үсте

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Цифрлы икътисад - Россия һәм Татарстан өчен перспектив үсеш юнәлеше. Аның принципларын гамщлгщ ашыру җәмгыять тормышынң төрле өлкәләренә цифрлы технологияләр үтеп керүен күз алдында тота: дәүләт идарәсенә, сәнәгатькә, медицина һәм мәгарифкә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Digital Skills чемпионаты һәм ИТ кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенеж пленар утырышы барышында белдерде.

Чара Иннополиста узды. Аның эшендә РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия")" берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Иннополис университеты Александр Тормасов һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле. "Дөнья үзгәреп тора, гаять зур цифраөлкәсендә үзгәрешләр бара. Шул ук вакытта яңа шартларда эшлиячәк белгечләргә дә таләпләр үзгәрә. Дөнья таләпләренә әзер булырга кирәк", - дип саный ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан икътсадының инновацион үсешенә юнәлтелгән, иң әһәмиятле роль профессиональ белемгә бирелә. 

"ИТ тармак өчен кадрларны хәзер 10 вуз әзерли, бу елына 1400 белгеч һәм урта белем бирү оешмалары елына якынча 700 белгеч әзерли. Республикада белгечләрне калдыру өлкәсендә зур эш алып барыла", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 5 ел элек Татарстанда ИТ өлкәдә эшләүче беңгә якын предприятие теркәлгән булса, хәзер алар саны 1600гә җитә. Татарстан территориясендә югары технологияләр өлкәсендә шәһәр төзелде - Иннополис. Ул ИТ университетны, махсус икътисадый зонаны берләштерә. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, кадрлар әзерләү өлкәсендә Россиядә булдырылган Төбәкара компетенцияләр үзәкләре зур роль уйный. Шуларның берсе - мәгълүмат һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә белем бирүче - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы нигезендә булдырылды, быел ул 85 еллыгын уздыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International