Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның һәм Россиянең көче – халыкларның милли үзенчәлекләрен саклап калуда

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары аасамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  катнашты. Төп мәсьәлә – республикада этномәдәни инфраструктураны үстерү.

«Татарстан – күп халыклар өчен уртак йорт. Аларның милли үзенчәлекләрен, мәдәниятен саклап калу, тынычлыкны һәм халыклар арасындагы татулыкны  ныгыту өчен шартлар тудыру – иң мөһим бурыч шул. Татарстанның һәм Россиянең көче шунда да инде. Республикада моның өчен күп эшләр башкарыла», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Ул билгеләп үткәнчә, Совет утырышы төрле халыкларның тигезлеген һәм һәркемнең үзбилгеләнешкә һәм дин тотуга иреген закон белән беркеткән Төп Закон – Россия Конституциясе көнендә уза.   

«Мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, халыкларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тиешле инфраструктура булу мөһим. Татарстанда төрле учреждениеләрнең киң челтәре үсеш ала. Бу – халыклар дуслыгы йортлары, мәктәпләр, музей, театрлар, клублар һәм башкалар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин Татарстан халыкларының дуслык йортлары санын арттырырга тәкъдим итте. Министр тиздән Мамадыш, Алабуга, Чүпрәле районнарында Халыклар дуслыгы йортлары эшли башлаячагын әйтте. Министр башка күпмилләтле районнарда да шундый учреждениеләр ачарга кирәк, дип саный. Мисал итеп, ул Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара районнарын атады.  

Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Татарстан Республикасы Президентына авыл клубларын һәм мәдәният сарайларын ремонтлау программасын озайтуны сорап мөрәҗәгать итте. 

Рөстәм Миңнеханов аның тәкъдиме белән килеште. «Инфраструктура җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылмый», – дип белдерде ТР  Президенты. Бу мәсьәләдә ул тиешле чаралар күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International