Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Россия транспорты» күргәзмәсе экспозициясен карады (Гостиный двор, Мәскәү). Искәртәбез, «Россия транспорты» форумы һәм күргәзмәсе «Транспорт атналыгы» кысаларында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.
Бу чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Татарстан Республикасы Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция төбәкләре белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә гаять зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Менье белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе (УРИТЭР) башлыгы Роберт Гыйләҗиев бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ягулыкны ваклап сату бәяләре турындагы мәгълүматны җиткерде.
Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, республикада ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округындагы (ИФО) төбәкләрдән алдарак күтәрелми. Барлык очракларда да бәяләр республикада нигездә ИФОдагы уртача бәядән югары түгел, күп очракта түбәнрәк тә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы (Казан) территориясендә берьюлы ике яңа җитештерүдә булды.
Бу проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артып китә.
Рөстәм Миңнеханов килгән беренче объект «Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ җитештерүе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тиз ашап китү буенча яңа «Түбәтәй» ресторанында (Кремль ур., 21) булды. Проект республика башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары арасында татар милли ашларын популярлаштыруны фаст-фуд-кафе форматында күз алдында тота.
«Түбәтәй» челтәренә нигез салучы Солтан Сафин Рөстәм Миңнехановны ресторан структурасы һәм ассортименты белән таныштырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында чираттагы җиңүе белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы адресына җибәрелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Искә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның указы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп Рафис Борһанов билгеләнде.
Энгель Фәттахов бүтән эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан азат ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп кую турында указ имзалады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Iran Markaz (Иран) компаниясе директоры Якуб Гасеми белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар туризм өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.