Рөстәм Миңнеханов Iran Markaz компаниясе директоры Якуб Гасеми белән очрашты

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Iran Markaz (Иран) компаниясе директоры Якуб Гасеми белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Яклар туризм өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Илләребез – Россия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр  багланышларыбызны үстерергә ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан Республикасына чит илләр туристлары агымы артуны да билгеләп үтте.   

«Безнең туризм мөмкинлекләребез киңәю халыкларыбыз якынаюга хезмәт итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикадагы мәдәни мирас объектлары зур тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия. Шул ук вакытта тарихи-мәдәни ядкярләрнең зур пласты сезнең илдә дә бар».

Искәртәбез, Iran Makraz компаниясе Иранның туризм һәм сәяхәтләр  базарында эшли. Чит илләр туристлары өчен төп акцент бөтендөнья мәдәни мирасына кертелгән тарихи ядкярләрдә булуга ясала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International