ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BHGE компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Лоренцо Симонелли белән очрашты. 

Чара BHGE штаб-квартирасында Хьюстонда узды (АКШ). 

Яклар алга таба багланышлар мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым алганда, нефть-газ җиһазлары өлкәсендә хезмәттәшлек, заманча технологияләрне куллану, производство барышын камилләштерү, дүртенче цифра революциясе казанышларын файдалану турында фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда (АКШ) «Эмерсон» (Emerson) ҖЧҖ компаниясенең Россиядәге генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга эш сәфәре белән килде.

Бүген Хьюстонда "Техас-Татарстан" эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында берничә килешү имзаланды. 

Әлмәт дәүләт нефть институты белән Райс университеты (Хьюстон) арасында килешү имзаланды, аннан «Казаноргсинтез» ГАҖ  белән Univation Technologies арасында дәвамлы стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Аерым алганда, «Казаноргсинтез» һәм Univation Technologies арасындагы  хезмәттәшлек турында килешү түбән басымлы полэтиленны «Казаноргсинтез» ГАҖдә җитештерүне алга таба үстерүне һәм түбән басымлы полиэтиленны җитештерү күләмен елына 150 мең тоннадан 660 мең тоннага җиткерүне, шулай ук уртактан катализаторлар җитештерүне үсетрүне күзаллый. 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе каршындагы Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү югары мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Улумбәкова белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның АКШның Хьюстон шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының АКШда сәүдә вәкиле Роберт Гатауллин катнаштылар. 

Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә багланышлар мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты АКШ компанияләре вәкилләрен төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Бу хакта ул Техастагы эшлекле форумда белдерде. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында (Техас штаты, Хьюстон") эшлекле сәфәрдә. 

Бүген Хьюстонда "Техас-Татарстан" эшлекле форумы оештырылды, анда Татарстан Республикасы сәнәгате мөмкинлекләре тәкъдим ителде. 

Америка-Россия сәүдә палатасы директорлар советы рәисе Андрей Пидгирский форум модераторы булды. 

Форумда катнашучыларны Хьюстон шәһәре советы вәкиле Дэвид Робинсон һәм Россия Федерациясенең Хьюстондагы генераль консулы Александр Писарев сәламләделәр. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларына (АКШ) килде. 

Эш сәфәре барышында (2017 елның 22-24 октябре) Рөстәм Миңнеханов  Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләренә барачак.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

Россия Энергетика министрлыгы Казан дәүләт энергетика университетына (КДЭУ) ярдәм итәчәк, чөнки бу тармак яхшы кадрларга мохтаҗ. Бу хакта бүген Россия энергетика министры Александр Новак ТР Премьер-министры Алексей Песошин белән КДЭУна килгәч хәбәр итте.

Бүгенгә Төркия компанияләре Татарстанга якынча $2 млрд. инвестиция керткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында хәбәр итте. 

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышны хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше рәисе – РФ Энергетика министры Александр Новак һәм Төркия өлеше рәисе – Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи алып барды.

Татарстан Республикасы Президенты Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен Александр Новакка һәм Нихат Зәйбәкҗига рәхмәт белдерде.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының иъктисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртик, Нихат Зәйбәкҗи Татарстан башкаласына Сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында катнашу өчен килде. 

 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю һәм уҗымга утырту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International