Энергетика министры Александр Новак ТР Премьер-министры белән КДЭУда булды

2017 елның 21 октябре, шимбә

Россия Энергетика министрлыгы Казан дәүләт энергетика университетына (КДЭУ) ярдәм итәчәк, чөнки бу тармак яхшы кадрларга мохтаҗ. Бу хакта бүген Россия энергетика министры Александр Новак ТР Премьер-министры Алексей Песошин белән КДЭУна килгәч хәбәр итте.

КДЭУда Александр Новак һәм Алексей Песошин Electro skills гамәли квалификацияләр уку-укыту үзәге биналарын карадылар.

Зур булмаган экскурсиядән соң кунаклар университетның киләчәктәге үсеше хакында  аның студентлары һәм аспирантлары белән фикерләштеләр.

Студентлар министрдан талантлы яшьләр өчен махсус тармак стипендиясен булдыру мөмкинлеге турында сорадылар. “Сорау аңлашыла, без уйларбыз. Матди стимул шулай ук әһәмиятле, мин беләм”, - дип җавап бирде ул.

Студентлар белән очрашуда күтәрелгән сорауларның тагын берсе, университетның конкурсларда катнашуы хакында иде.

“Мин ярдәм итәргә әзер. Энергетика уку йортларына ярдәм итәргә кирәк. Мин яхшы кадрлар булуын телим”, - дип ассызыклады Александр Новак.

Халыкара хезмәттәшлек хакында да фикер алышулар булды. Аспирантка Ксения Башлай сүзләренчә, быел КДЭУ җирлегендә Россия-Кытай студентлар инкубаторы ачыла. Министр проектта катнашучыларны чит ил партнерлары белән элемтәләрне үстергән өчен мактады һәм уртак эш өчен иң перспективалы юнәлешне киңәш итте.

Очрашу азагында студентлар Александр Новакка университет логатибы белән шарф һәм истәлекле китап  бүләк иттеләр. Үз чиратында, Александр Новак студентларга рәхмәт белдерде һәм икенче елга университетның 50 еллык юбилеена килергә вәгъдә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International