Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2017 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр бурычлары турында бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Аерым алганда,, Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, табышка салым буенча бюджетка килерләр арткан. 2016 елның 9 ае эчендә табышка салым буенча бюджетка 53,7 млрд. сум кергән булса, 2017 елның шул чорында – 62,0 млрд. сум (үсеш – 15,5%, ягъни 8,3 млрд. сум).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Бүген Казанда 21 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасы ачу тантанасы узды (Рихард Зорге ур., 103). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина Серёгина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, яңа поликлиника 60 меңләп казанлыга хезмәт күрсәтәчәк. Ул ассызыклаганча, медицина учреждениесе өр-яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәме күрсәтүнең барлык стандартларына да туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец белән бергәләп, һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 җиңүчеләрен бүләкләү һәм аны ябу тантанасында катнашты.
WorldSkills Abu Dhabi 2017 ябу тантанасы Du Arena ачык концерт мәйданчыгында узды. Тантана барлык 50 компетенция буенча җүңүчеләрне бүләкләүдән башланып китте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Болгар тарих-археология комплексына килделәр.
Алар быел сентябрьдә беренче уку елы башланган Болгар ислам академиясендә булдылар.
Бүген Татарстан Премьер-минстры Алексей Песошин видеоконференцэлемтә буенча 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры – РФ миллли гвардия гаскәрләре башкомандующие, армия генералы Виктор Золотов уздырды. Шулай ук анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.
Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, WorldSkills International халыкара оешмасы башкарма директоры Дэвид Хоуи, WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 башкарма директоры Али Әл Марзуки белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясе ягыннан «Яшь һөнәрмәннәр (Ворлдскиллс Россия)» берлеге гендиректоры Роберт Уразов, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры Алексей Лихачев катнашты.
Очрашу барышында яклар үткән ярышлар көне турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр WorldSkills оештырылу дәрәҗәсенә соклануын белдерде.
Бүген Казан Кремлендә,”Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмә ачылды. Залда “Эрмитаж” һәм Император фарфор заводы музее коллекциясеннән XVIII-XXI гасырның 500ләп предметы урнаштырылган. Күргәзмә ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш программасы кысаларында БГӘ Халыкара хезмәттәшлек дәүләт министры, БГӘ конкурециягә сәләтлелелек һәм статистика буенча федераль комиссиясе җитәкчесе Рим бинт Ибраһим Әл-Хашими ханым белән очрашты.
Очрашуда тагын Россия Федерациясенең БГӘдә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" ХК" АҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.