ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына эш сәфәре кысаларында Торак төзелеше һәм төзекләндерү советында булды, анда аңа бу илдә җир кишәрлеге бүлеп бирүдән, торак төзелеше һәм реновациясеннән алып халыкның төрле төркемнәре арасында торак бүлү этабына кадәр гамәлгә ашырыла торган социаль торак проектларын тәкъдир иттеләр. 


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Күп йөзле Россия" X Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара бүген кич “Корстон” мәйданчыгында узды (Казан).

Искә төшерәбез, 2017 елга бәйгегә Россиянең 56 төбәгеннән 2,2 мең заявка бирелгән иде.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, ТР журналистлар берлеге рәисе - ТР Дәүләт Советы урынбасары Римма Ратникова, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Сингапур Республикасына эш сәфәренә килде. Чанги халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Сингапур Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Татаринов каршы алды.

Татарстан Республикасы делегациясе составында: ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, "АК БАРС" банк ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Zen Noh ( Зен Но) авыл хуҗалыгы федерациясе вәкилләре белән очрашты. Чара ТР Президентының Япониягә эш сәфәре кысаларында Токио шәһәрендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Без Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) белән хезмәттәшлекне арттырырга шат булабыз. Бу хакта бүген Токио шәһәрендә Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Очрашу Татарстан Президентының Япониягә эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстан Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Япония» бизнес-форумында хәбәр итте. 

Форум Токиода, «Нью-Отани» кунакханәсенең конференц-залында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның 1-2 октябрендә Япониягә (Киото, Токио) сәфәре кыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты.

Япониягә эш сәфәре кылучы (2017 елның 1-2 октябре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода «Токусикай» (Tokushukai medical group) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

«Токусикай» төркеме елына 365 көн, тәүлегенә 24 сәгать «һичшиксез медицина ярдәме күрсәтү» принцибы буенча эшли, шулай ук онкология авыруларын дәвалау белән һәм шул өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Киото шәһәрендә Россия белән икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү буенча җаваплы булган Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты. Чара «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы кысаларында узды. 

 

Бүген Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киотода берничә эшлекле очрашу уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Япониягә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында  (STS-форум) катнашу өчен килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International