Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә ике көнлек эш сәфәрендә (Киото һәм Токио шәһәрләре). Киото шәһәрендә ул «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы ачылу тантанасында катнашты. Форум Халыкара конференц-үзәктә уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре (2017 елның 1-2 октябре) барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы (STS-форум) кысаларында узды.
Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мөнәсәбәтләр турында, шулай ук халыкара сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Япония ягыннан очрашуда – илнең Россия белән икътисадый хезмәттәшлекне үстерү министры итеп билгеләп куелган (2016 елның 1 сентябреннән) Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко, Россия ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов та катнашты.
Бүген, 2017 елның 1 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре белән килде.
Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында (STS-форум) катнашу, чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә узачак.
Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре белән килде, анда ул Менделеевск шәһәренең 50 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановны Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев озата йөрде.
Татарстан Республикасында биш елллык торгынлыктан соң бөртеклеләр уңышы 5 мллион тоннага җитте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында 2017 елның 29 сентяберенә 1 705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торакны сафка кертү планы башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 321,9 мең квадрат метрлык 5 мең 704 фатирлы 123 йорт буенча мәгълүмат килгән.
Бүген төштән соң Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүче көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Төп тантана чарасы «Орган залы» шәһәр мәдәни учреждениесендә узды. Холларның берсендә республика машина төзелеше комплексы күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов аны карап чыкты.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел Машина төзүче көне Чаллыда – Татарстанның машина төзелеш үзәгендә уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты, Әлмәттә Нефтьче көнен һәм Түбән Камада Химик көнен уздыру кебек үк, бу да яхшы традициягә әверелер, дип ышаныч белдерде.
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы Пенза шәһәрендә узды.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.
Чарада ИФО составына керүче төбәкләр башлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе вәкилләре, федераль структураларның округ территориаль органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Утырышка РФ Финанс министры Антон Силуанов та чакырылган иде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Изге чишмә “Габдрахман сәхабә коесы” яныннан “Кол Гали” кунакханәсе комплексына кадәр Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе турында” мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “2017 елның беренче ярты елында “2015-2020 елларга ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенең барышы турында” ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.