ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның Россиягә дәүләт визиты кысаларындагы Росси-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты. 

Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльда узды. 

Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы һәм республиканың азык-төлек иминлегенең нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте. 

Казан теннис академиясендә узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты. 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев чит илләрнең ММЧ вәкилләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Төп максаты – энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу. Форум 4-7 октябрь көннәрендә ике мәйданда барачак – Мәскәүдә («Манеж» үзәк күргәзмә залы) һәм Санкт-Петербургта («Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге).


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Физкультура һәм спорт советы һәм “Россия -2018” оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.

Бу чара Кремльдә үтте.

Утырышта катнашучылар 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән очрашты.

Очрашуның сәбәбе Татар китап нәшриятында “Йәгез, бер дога!” романын Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә (“Давайте помолимся!”) нәшер итү булды. Романны рус теленә тәрҗемә итү Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган. Ул китаптагы кереш өлешнең авторы да.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Казанда махсуслаштырылган “Актив булып озак яшәү” күргәзмәсе һәм 54 предприятиенең кадрлар хезмәте катнашындагы хезмәт ярминкәсе оештырылган иде. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры - Сингапур Республикасының милли үсеше министры Ко По Кун һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары - Сингапур Республикасы икътисадый һәм социаль үсеше мәсьәләләре буенча координацияләүче министры Тарман Шанмугаратнам белән очрашты.

Ике яклы очрашу "Татарстан-Сингапур: хезмәттәшлек мөмкинлекләре" түгәрәк өстәле форматында киңәйтелгән составта дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан Сингапур белән эшлекле хезмәттәшлекне үстерергә тели һәм инвесторларга ачык. "Республика уртак проектларны гамәлгә ашыруда төрлечә ярдәм итәргә әзер. Без сезне үзебездә кунакта күрергә шат булабыз, һәм эшлекле максат белән генә түгел, ә турист буларак та сингапурлыларны үзебездә күрергә шат булабыз. Әйтик, киләсе 2018 елда Казанда бөтен Россия белән бергәләп футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәбез", - диде ул.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Инвестицион үсеш агентылыг җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсеше һәм инвестцион проектлартурында хәбәр иттеләр. Сингапур бизнесы вәкилләре Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән үз компанияләре презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Түгәрәк өстәл барышында мәгариф, төзелеш, азык-төлек сәнәгатте, косметика җитештерүче, нефть-газ секторы һәм консалтинг өлкәсендә эшләүче компанияләр тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре ахырында Сингапур Республикасының Милли үсеше министрылыгы каршындагы Шәһәрне төзекләндерү агентылыгы эшчәнлеге белән танышты. Агентлык шәһәр төзү органы һәм шәһәр-дәүләт өчен зур әһәмияткә ия. Сингапурда халык саны гаять зур, анда җирне дөрес куллану мәсьәләсе аеруча кискен, җир җитмәү шартларында булган территорияләрне аеруча дөрес кулланырга кирәк. Агентлык шәһәр төзү планнарын ясый, шәһәр дизайнын яхшырту эшен дә алып бара.

 

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия белән Сингапур арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту әһәмиятен ассызыкладылар: "Күп өлкәләрдә багланышларны киңәйтү, аеруча сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә, модернизация һәм инновация, энергетика һәм махсус икътисадый зоналар идарәсендә, идарәче кадрлар әзерләүдә ике илнең дә игътибар үзәгендә. Болар барысы да Сезнең Россия Президенты Владимир Владимирович Путин белән былтыр Сочида узган Россия – АСЕАН саммитындагы очрашуда ачык чагылды. Татарстан ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында Сингапур белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. без әлеге эштә региональ дәрәҗәдә актив рәвештә катнашырга әзер”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының Дәүләт хезмәте колледжында булды, анда Татарстанның 21 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре өчен "Лидерлык һәм инновацияләр гамәлдә" темасына уку-укыту программасы ачылды һәм  ул "Шәһәрдәге бакча" концепциясеннән "Бакчадагы шәһәр" концепциясенә» лекциясен тыңлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International