Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Shenzhen World Food City Business Management & Development холдинг компаниясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.Үзбәкстанда Рөстәм Миңнехановне сәламләп, Шәүкәт Мирзияев Татарстан һәм Россиянең башка субъектлары белән, Үзбәкстан Президентының беыл апрель аенда Россиягә визиты вакытында, имзаланган ике дәүләт арасында хөкүмәтара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә багланышлар активлашуы турында ассызыклады.
Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан делегациясенең Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Үзбәкстан Республикасына экспорт күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес даирәләре вәкилләре катнашындагы эшлекле форумда хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы Президентының Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ташкентка (Үзбәкстан) эш сәфәре кыла.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. 1236 елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың “Заман” нәшрияты бастырган "Биләр. 1236 ел көзе" китабы бу проектны булдыруга сәбәпче була.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының (ИВФ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә – фондның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия зур опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Мәдәният минитсры Бәхтияр Сәйфуллаев белән очрашты. Татарстан Президенты концертны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен һәм җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә актив булышулары өчен аңа рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Үзбәкстан арасында киләчәк мәдәни алмашулар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде. Аэропортта аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибраһимов һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев каршы алдылар. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Үзбәктсанда өч көнлек эш сәфәрендә. Кичә ТР Президенты Сәмәркандта булды, анда борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәрканд шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Туробҗон Җураев каршы алды.