Бүген Казанның “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров катнашты.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет утырышында катнашу өчен Казан Ратушасына килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.
Утырышта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан прокуратуралары, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.
«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанда ваклап сату бизнесында үз өлешен киңәйтергә мөмкин. Бүген бу хакта «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң хәбәр итте, очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында 2017 елга хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров кул куйды.
Искәртәбез, Ваһит Алиәкбәров Казанга эш сәфәре белән килде.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков каршы алды.
Бүген иртән Казанга "Лукойл" ГАҖ башлыгы Ваһит Алиәкбәров килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов каршы алды.
Мәскәүгә эш сәфәрен кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.
Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Козак рәислегендә узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - федерация субъектларының бюджет кредитларын реструктуризацияләү һәм субъектларның коммерция бурычларын арттыруны туктату чаралары.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның бүген Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашуында киләчәктә узара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.
Анда ул композитор, Россия халык артисты Игорь Крутой белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы Казанда 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү булды, шул исәптән WorldSkills-2019 чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары сценарие турында сөйләштеләр.
Ашлыкка базар бәясе әлегә аның үзкыйммәте дәрәҗәсендә кала. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.