Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең яр буе урамында булды, анда пляжны төзекләндерү эшләре яңа тәмамланып килә. Республика Президентын аның ярдәмчесе Наталия Фишман, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Бүген Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза. Юбилей даталары белән биредә гомер итүчеләрне районда эш сәфәре белән булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүген Лаеш районы Имәнкискә авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тантана эш сәфәре белән әлеге районга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Искәртеп үтәбез, бүген биредә Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза.
Бүгенге көндә республикада уңыш 1 миллион 460 мең гектар мәйданнан җыеп алынган. Гомуми суктырылган бөртеклеләр күләме 4 миллион 950 мең тоннаны тәшкил иткән. Киләсе атнада урып-җыюның төп өлеше тәмамланачак – кукуруз өлгергәнен генә көтәсе кала. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Әлеге чара, гадәттәгечә, видеоконференция режимында үтте.
Татарстанда җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытка 15 муниципаль район җылылыкны кабызганнары турында хәбәр иттею Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә билгеле булды.
2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта эш сәфәрендә булды. Визитының төп сәбәбе - пассажирлар йөртүне комплекслы үстерү мәсьәләләренә багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә "Заволжье" идустриаль паркы мәйданчыгында узды.
Татарстанда социаль-партнерлык буенча төзелгән 203 килешү эшли, шуларның икесе республиканыкы, 25 - тармак, 45 - территориаль, һәм 131 территориаль тармак килешүе. Бу хакта бүген Казанда Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышында билгеле булды. Тантаналы утырыш бу комиссия оештырылуга 25 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Виталий Вотолевский белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумы кысаларында индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре һәм резидентлары съездына йомгак ясауда катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.