Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария башкаласы Мюнхен шәһәренә (Германия Федератив Республикасы) ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ремонт-торгызу эшләре алып барылучы берничә социаль һәм мәдәни объектында булды.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә күчмә эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Американың Нью-Йорк штаты легислатурасы делегациясе белән очрашты. Очрашуның видеоязмасы Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Искәртеп үтик, республикага әлеге штатның законнар чыгару җыены әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы белән килде.
Бүген РФАнең Казан фәнни үзәгендә органик химия буенча XX яшьләр мәктәп-конференциясе кысаларында фосфор-органик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкне Регенсбург университеты (Германия) профессоры Манфред Шеерга ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта (Төрекмәнстан) Олимпия стадионында Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын («Азиада-2017») ачу тантанасында катнашты.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, 7 ел элек – 2010 года 17 декабрендә – Әль-Кувәйт шәһәрендә Төрекмәнстан Олимпия комитеты белән Азия Олимпия Советы арасында 2017 елда Ашхабадта Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын уздыру турында ике яклы документ имзаланган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Ашхабадка эш визиты кысаларында узды, чарада шулай ук "Төрекмәннефть" дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев та катнашты.
Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде.
Ашхабад халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төрекмәнстанның Россиядәге Илчесе Батыр Ниязлиев һәм «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты – Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын ачу тантанасында катнашу («Азиада-2017»).
Казанда Ирек мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты Адиля Ширинова катнашында 25 Ford Transit автомобилен тапшыру тантанасы узды, машиналар Ford Sollers компанияләр төркеме тарафыннан әзерләнгән.
Татарстан буенча бөртеклеләрне якынча 170 мең гектарда җыеп аласы калган, әмма урып-җыю темплары кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.