Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы җитәкчеләре Дмитрий Афанасьев һәм Станиславом Пугинский белән очрашты.
Бүген Kazan Legal 2017 халыкара юристлар форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы Партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Европа Советының Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Индонезия юристлары ассоциацияләре җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан башкаласындагы Казан Ратушасында Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясе утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды.
Документлар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй барында имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ генераль директоры Ван Шоужун Чаллы шәһәре территориясендә инвестицион проектны реализацияләү буенча ниятләр турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстан белән Кытай товар әйләнеше күләме 2017 елның беренче 6 аенда 75 процентка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында белдерде. Чара Казанда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә һәм КХР сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй катнашында уза.
Бүген Татарстан башкаласында Казан Ратушасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы уза. Утырышның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
ВТБ банкы – Татарстанның күптәнге стратегик партнёры, ул республикабыз белән 15 ел буена актив хезмәттәшлек итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы төбәк җитәкчеләренең Казанның «Корстон» КСККда узган еллык киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә ВТБ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин да катнашты.
Сәламләү телмәрендә Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә әлеге чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганга рәхмәт белдерде.