ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды. 

Искәртәбез, Мяо Вэй Казанга сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында катнашу өчен килде. Утырыш бүген Казан Ратушасында булачак. 


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Гродан" яңа предприятие төзелешенә тантаналы рәвештә старт бирде. Чарада шулай ук "Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
 

Бүген Алабуга районындагы махсус икътисадый зонада Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чарада дүрт инвестиция проекты тәкъдим ителде: «НПК Химпроминжиниринг» АҖ («Росатом») ПАН-прекурсор җитештерүне, «Роквул»дан субстратлар җитештерү,  «Хәят Кимья» Төркия компаниясенең санитар-гигиена продукциясе заводының икенче чираты төзелешен, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашламалар җитештерү проектын тәкъдим иттеләр.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда Бельгия «Драйлок-Технолоджиз» компаниясенең санитар-гигиена продукциясе җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Компаниянең генераль директоры Барт Ван Малдерен сүзләренчә, проектка инвестицияләр суммасы 40 млн евродан артык. Җитештерүнең гомуми куәте 3- 3,5 млрд.  подгузник булырга тиеш. Малдерен билгеләп үткәнчә, проект 5 ел эчендә файдага эшли башлаячак.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Татспиртпром" АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Ул ТР Хөкүмәте йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. "Без бик күп юнәлеш буенча сезнең тәҗрибәне өйрәнәбез, аеруча бизнеска ярдәм, сәнәгать мәйданчыкларын оештыру өлешендә. Бүген бу эш системалы рәвештә алып барыла", - диде ТР Президенты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды. 

Эштә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" оештыру комитеты" АКО операцион директоры Дмитрий Годунов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Татарстаннан 40 меңнән артык бала җәйге лагерьларда түләүсез ял иткән. Болар - авыр тормыш хәленә очраган балалар һәм күп балалы гаиләләрдән.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горно-Алтайск шәһәренә (Алтай Республикасы) эш сәфәре кысаларында Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International