ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе акимы Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасев каршы алды. 

Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узда, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Казан Экспо" ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

 Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Визитының төп максаты - урып-җыю эшләре барышы һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа районы башкарма комитеты башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районы басуларында урып-җыюның барышы белән танышты.   

Ул Тәтеш районы басулары өстеннән очып узды, «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖдә, «Новая Заря» ҖЧҖдә, «Содружество» ҖЧҖдә, «Колос» агрофирмасында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде.

Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юл" раллиенда җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ны раллида җиңүләре белән котлады һәм аларның төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын аеруча ассызыклады. «КАМАЗ-Мастер» - дүрт кат "Дакар" супермарафонында җиңүчеләр, биш кат "Ефәк юл" халыкара раллиенда җиңүчеләр һәм дүрт кат "Афирика Эко рейс" марафонында җиңүчеләр.

 

 


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булганнан соң,  Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыруның барышы белән танышты.

Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International