Бүген Татарстан Республикасы Президенты Иркутск өлкәсенә эш визиты кысаларында "Корпорация Иркут" ГАҖ филиалы - Иркутск авиация заводының җитештерү куәтләрен карады. ТР Президентын Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде. Производство турында аңлатмаларны завод генераль директоры Александр Вепрев биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Иркутск өлкәсе татарлары җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Бүген Иркутскка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Сергей Левченко Рөстәм Миңнехановка 2017 елның 11-12 августында Иркутск өлкәсе делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең объектлар белән танышудан үзебезгә күп нәрсәләр алдык. Бу сәнәгать тә, социаль өлкә дә һәм инфраструктур хәл ителешләр дә», - диде губернатор.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Иркутск бистәсе» тарихи корылмалар зонасында булды. Аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде.
«Иркутск бистәсе» (130-й квартал) – тарихи комплекс, аңа шәһәрнең берничә дистә архитектура һәм тарих ядкяре керә. Кварталны 2010 елда торгыза башлаганнар. Аңарчы халыкны тузган тораклардан күчергәннәр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләрен башлаганчы монда 400дән артык кеше яшәгән, 72 бина булган, шуларның 90%ы тузган хәлдә булган.
Татарстан Республикасында 3 млн 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58%) җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында 2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган.
Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсенә килде. «Иркутск» халыкара аэропортында аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко каршы алды.
Бүген Казахстанның Алматы өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алматы өлкәсенең Панфилов районында «Хоргос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәгендә булды. Делегацияне Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов һәм «Хоргос» ХЧХҮ» АҖ президенты Каһарман Җазин озата йөрде.
Делегация «Самырук» үзәк мәйданында булды, анда сәүдә үзәге продукциясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» ХЧХҮ проектын тәкъдир иттеләр.
Бүген Алматы өлкәсе Талдыкорган шәһәренең Телләр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алматы өлкәсе татар этно-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда Казахстан Республикасының Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, «Туган тел» өлкә татар үзәге идарәсе әгъзасы, «Шымыр» ТИБ җитәкчесе Руслан Вәлишанов, Алматы өлкәсенең «Бiрлiк» яшьләр ассоциациясе әгъзасы Венера Борнашева һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алмата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасаев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлегенең Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.