ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында яклар Россия төбәкләрендә, аерым алганда Татарстанда, Ворлдскиллс хәрәкәтен алга этәрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында ресурс үзәкләрне үстерү һәм республика предприятиеләре белән ныклы элемтә аша яшьләр арасында эшче һөнәрләре абруен арттыру өлкәсендәге тәҗрибә турында хәбәр итте. Моннан тыш, Ворлдскиллс стандартларын мәгариф системасына кертү максатыннан Татарстанда Профессиональ компетенцияләр үзәге булдырылды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы икенче утырышын уздырды.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

ИТ-компанияләрнең инвестицияләренең  гомуми күләме 2 млрд. сум булган 14 яңа проекты каралды һәм хупланды, шулар арасында Россия һәм чит илләр компанияләренең зур булмаган проектлары да, эре проектлары да бар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2017 елның беренче ярты еллыгында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыкларв һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Ву Зуй Мынг белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан амбарларына 2,15 млн. тонна бөртекле ашлык салынган, уңыш югары саклана – 36,6 ц/га, бу 2016 ел уңышы белән чагыштырганда 9 ц/га артык.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


20
август, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.


19
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Эгей ачык икътисадый зонасында булды. 

Икътисадый зона директоры Шенай Сатоглу Рөстәм Миңнехановка территория буенча экскурсия уздырды. 

Эгей ачык зонасы 1990 нчы елда ачылган, ул Төркиянең беренче сәнәгать зонасы һәм Измир провинциясенең Газиемир районында урнашкан, аның мәйданы - 2,2 млн. кв. метр тәшкил итә. Сәүдә күләме 2016 елда 4 млрд. доллар тәшкил иткән. 

Төркиянең бөтен 18 ачык зонасы инвестицияләренең өчтән бер өлешен Эгей ачык зонасына юнәлдерә, һәм бүгенге көндә ул  илнең иң эре зоналарының бересе. Территориядә бырлыгы 169 предприятие эшли, шуларның 100 - Төркия предприятиесе, 69 - чит илнеке. Аларда 19 мең кеше эш белән тәэмин ителгән, барысы да диярлек Төркия гражданнары.  

Зонада электроника, автокомпонетлар, авиация сәнәгате, тукымалар, химия сәнәгате һәм башка өлкәләрдә эшләүче предприятиеләр урнашкан. 

Эгей ачык зонасында җитештерелгән продукциянең өчтән бер өлеше Төркия ихтыяҗына бара, калганы экспортка юнәлдерелә. Төп партнерлары Европа иләре. Россия өлеше тышкы сәүдәдә зур түгел һәм бу юнәлештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур мөмкинлекләр күрде.

Рөстәм Миңнеханов ТР сәнәгать һәм икътисад министрлыклары, "Алабуга" МИЗга хезмәттәшлеккә мөмкинлекләрне өйрәнергә йөкләде. 

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «SOCAR» компаниясенең «Star» нефть эшкәртү комлпексы төзелешендә булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән «Gemont» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Ул Түбән Камада да нефть эшкәртү комплексы төзелешендә катнаша. 

Комплекс территориясендә Татарстан делегациясен «Star» нефть эшкәртү комплексы генераль директоры Месут Илтер һәм «Gemont» компаниясе идарәсе рәисе Садык Акман озата йөрделәр. Әлеге комплекс презентациясе тәкъдим ителде. 

«SOCAR» компаниясе төзелешне 2011 елда башлаган, инвестицияләрнең гомуми күләме - 5,7 млрд. доллар, шулардан «SOCAR» өлеше - 3,7 млрд. доллар, калганы кредит акчалары. Хәзерге вакытта эшләр 92 процентка башкарылган. НЭЗ 2018 елда сафка кертү көтелә. Төзелеш мәйданында бер үк вакытта 17 мең хезмәткәр эшли. 

Нефть эшкәртү комплексы елына 10 млн. тонна нефть эшкәртәчәк дип исәпләнә. Заводта Azeri Light, Kerkuk һәм Urals сортлары эшкәртеләчәк. 

«SOCAR» (State Oil Company of Azerbaijan Republic) - Әзербайҗан Республикасының нефть компаниясе. Аңа 1992 елда нигез салынган һәм баш офисы Баку шәһәрендә урнашкан. Компания нефть эзләү, нефть ятмаларын эшкәртү, нефть продуктларын кулланучыга җиткерү, газ сату һәм башкалар белән шөгыльләнә. 

Бүгенге көнгә компания Төркия икътисадына 12,6 млрд. доллар инвестицияләгән. 2016 елда ул Төркиянең иң эре чит ил инвесторы булган. 

Бүген 86 нчы Измир халыкара күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Россия Энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Россия һәм Төркия предприятиеләре арасында берничә килешүне имзалау тантанасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International