ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2017 ел
шимбә

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.


28
июль, 2017 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше һәм Идел елгасы ярын төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы халык артисты Хәния Фәрхинең  кинәт вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты. ТР Президенты аның ире Габделхәй Биктаһировка телеграмма юллады. 

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикада “Ачык Татарстан” проектын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды. Бу чара Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин рәислегендә үтте.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган скульптура композициясе ачылышы тантанасында катнашты.


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары чорында 3 укучы, кагыйдәләрне бозу аркасында, имтихан язу бүлмәсеннән чыгарылган, беркетмәләр төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты.

Бүгеннән, 2017 елның 24 июленнән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов чираттагы кыска вакытлы отпускта.


23
июль, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Мин күкне сайлыйм!” авиашоу ачылышында катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында узган бәйрәм ачылышында Россия Федерациясенең Һава-космик көчләре башкомандующие урынбасары Сергей Дронов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәгәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.


22
июль, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында  узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президентя ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International