ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IRP Group генераль директоры, Региональ cәясәт интситуты директоры, "Спутник" ИК идарәче партнеры Булат Столяров белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе), ул “КАМАЗ” йөк машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка якшәмбе көн төнлә, 2017 елның 2 июлендә, Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шул юнәлештәге барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте урынына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин китте.


1
июль, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсенең Сысертҗ шәһәр округындагы Кадниково авылында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Чарада шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев, Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты. 12 нче өлкә Сабантуе Свердловск өлкәсе губернаторы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы ярдәмендә уздырыла. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Свердловск өлкәсе татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы "Ак ат" ат-спорт комплексы территориясендә узды (Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округы Кандиково авылы). Очрашуда шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районына эшлекле очрашуга килде.

Монда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Ул "Ильинка" мәдәни-спорт комплексы территориясендә уза.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән татар милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!

Бүген бу киң, матур бизәлгән мәйданда милләтләрнең һәм диннәрнең төрле яшьтәге вәкилләре җыелды. Алар игенчеләр хезмәтенә рәхмәтләрен белдерергә, спорттагы сәләтләрен һәм иҗаттагы талантларын күрсәтергә килде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Екатеринбургка бер көнлек эш визиты белән килде. 

"Кольцово" халыкара аэропортында аны Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев каршы алды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International