Татарстан Республикасы һәм “Аэрофлот” ГАҖ” арасында бүген мәгълүмати-аналитик һәм эксперт эшчәнлеге, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Аэрофлот” ГАҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Богданов имзаларын куйды.
Бүген иртәнге сәгать 10 да бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән үткәрелгән дәүләт ашында катнашты.
Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Казанга Конфедерацияләр Кубогы уздырылган көннәрдә өстәмә чит ил туристларының килүен көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда туристлар килүнең үсеше 10-15% тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов LibraAM AG (Швейцария) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәргәннән соң үзенең нәтиҗәләре буенча барлык контракт шартларыннан да, куәте буенча да, экономияле булуы ягыннан да узып китте. Бу ГТҖын комплекслы итеп карарга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасын сәнәгать эксплуатациясенә кертүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Бүген «Совкомфлот» ГАҖ Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт.
«Дженерал Электрик» - Татарстан Республикасының күптәнге стратегик хезмәттәше. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов General Electric президенты, сратегик үсеш буенча баш башкарма директоры, рәисе урынбасары Джон Райс белән очрашуда белдерде.