Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Бүген Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, бөек татар җырчысы һәм халыкның иң яраткан кызы Әлфия Авзалова белән хушлашу тантанасы узды.
Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның мәгариф һәм фән министры, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре почетлы каравылга басты.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Федераль балыкчылык агентылгы җитәкчесе Илья Шестаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Балык атнасы" гастрономия фестивале мәйданчыгында булдылар.
Татарстан башкаласында әлеге фестивальне "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда уздыралар (С.Хәким ур., 4).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы аквабиокультура комплексы проектын тәкъдир иттеләр.
Киңәшмә Татарстанда балык хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланды һәм Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары – Федераль балыкчылык агентлыгы (Росрыболовство) җитәкчесе Илья Шестаков катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә юл эшләренең һәм яңгыр сулары канализациясенең сыйфаты буенча кисәтүләрне бетерүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Илдус Габдрахманов хәбәр иткәнчә, бүген кырларда азык әзерләү белән бер рәттән ашламалар кертү эше бара.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан электротехника заводы» ГАҖның 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККдә узды.
«75 лет – бу завод өчен, предприятие өчен мөһим вакыйга, бу җитештерүнең тотрыклылыгы турында сөйли һәм киләчәктәге уңышларга өмет өсти, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Без хәтерлибез әле, төрле заманнар булды, әмма бүген завод чәчәк ата».
"Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе" темасына киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә Казан милли тикшеренү технологияләр университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында үтте.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Алдынгы җитештерү технологияләр институты вәкилләре, Россия федераль атом төш үзәге, һәм башка оешмалар вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2017» 10 нчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында барды.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау тарихы турындагы архив фотографияләреннән һәм документларыннан оештырылган күргәзмәне карап чыкты.
Тантана театральләштерелгән пролог белән башланып китте.