Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбе деканы А.В. Новиков һәм Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбенең «Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләре протиплаштыру лабораториясе җитәкчесе, Барселона шәһәренең баш архитекторы (2011–2015 еллар) Висенте Гуаярт белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «ЗаБег.РФ» бөтенроссия проекты Кубогын тапшырдылар. Кубокны "Каһарманнар лигасы" һәм «ЗаБег.РФ» беренче бөтенроссия ярыммарафоны проектлары җитәкчесе Ксения Шойгу тапшырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V республика ифтарында катнашты.
Чара Казан теннис академиясендә узды.
Ифтар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Аннары намаз укыдылар, соңыннан ифтар кылынды.
Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә объектта булды.
Башта ул Sunrise City күп функцияле торак комплексына барды. Анда сәүдә-күңел ачу комплексын,балалар өчен «КидСпейс» һөнәрләр үзәге шәһәрчеген карады.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар хоккей кәшәкәләре җитештерүче Россиядә беренче һәм бердәнбер «ЗаряД» заводына бардылар.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде.
Башта ул Sunrise City күп функцияле торак комплексына барды (Сөембикә пр., 40).
Торак комплексы проекты 12 блоктан тора. Төзелеш 2014 елда башланган һәм этаплап алып барыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «Алабуга» металл сервис үзәген төзүнең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Чара "Алабуга" МИЗ административ бинасында үтте.
Утырышта МИЗ резиденты булырга теләгән өч компания проекты каралды: «СТ Алабуга», «Агрусхим-Алабуга», «СТиМ-Алабуга».Инвестиицяләрнең гомуми күләме - 650 миллион сумнан артык.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында "ПО ЕлАЗ" мәйданчыгында "ELAZ-BL" экскаватор-төягечләрне җитештерүнең яңа конвейерын ачуда катнашты.
“ЕлАЗ” җәмгыятендә эшләнүче 880 һәм 888 модельле “ELAZ-BL” экскаватор-төягече сәнәгать, юл, төзелеш, карьердарда эшләү һәм коммуналь хуҗалыкта төзекләндерү эшләрендә һәм икътисадның башка тармакларында куллану өчен каралган.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин СССРның Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзү заводының элеккеге директоры Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты.
Алексей Песошин бу вакыйганы әһәмиятле дип атады.