Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Буа муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Утырыш Мәдәниятне үстерү үзәгендә узды (Буа ш.).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Казан» ММҮ каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгында булды.
Искәртәбез, Пушкин урамындагы бу 4 катлы җир асты паркингын төзү 2016 елның сентябрендә башланган иде. Заказчысы – «ТАИФ» ААҖ, проектлаучысы – «Татинвестгражданпроект» ДУП. Эшләр 2018 елның июненә тәмамланырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, «Ростех» ДК генераль директорының инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Дмитрий Леликов һәм «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендәге киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендә Сенегал Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Бүген, 6 июньдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында предприятиенең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышынды, “Татспиртпром” АҖнең еллык отчеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Рөстәм Миңнеханов рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеген югары бәяләде. «Сез бик нәтиҗәле эшлисез», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов барысын да Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу бәйрәм һәрвакыт күпмилләтле илебезнең бар халыклары тарафыннан да билгеләп үтелә.