ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Бельгия Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә кунакларга Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Бельгия илчесе Татарстанга эшлкле даирәләр вәкилләре делегациясе белән килде, барлыгы 12 Бельгия компаниясе вәкиле бар. 

"Без Бельгия белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шул исәптән, төбәкара дәрәҗәдә дә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Икътсадның реаль секторы предприятиеләре һәм фәнни учрежениелщр - вузлар, фәнни үзәкләр - арасында кооперацияне киңәйтү һәм тирәнәйтү мөмкинлекләрен без анализларга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында белдерде.

Чара Казан милли тикшеренү технология университеты кампусларының бер бинасында узды (Казан, Четаев ур.)

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университеты (КАИ) территориясендә урнашкан лабораторияләр һәм фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм фәнни үзәкләрендә булды.  

Рөстәм Миңнехановка шулай ук КНИТУ-КАИ 2 нче һәм 8 нче уку  корпуслары арасындагы мәйданчыкта (Четаев ур.) урнашкан Ту-144 очкычын күрсәттеләр.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Ту-144 очкычының Казан илкүләм тикшеренү университеты кампусындагы постаментка 2017 елның 26 маенда куелуы турында сөйләде. Ту-144 советлар заманындагы тавыш тизлегеннән артык очучы дөньядагы ике очкычның берсе булган пассажир очкычы.

 

“Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) 2016 елга дивидендлар күчермәячәк, 1571,67 млн сум күләмендәге керемне, традиция буенча, тулаем компания үсешенә юнәлдерәчәк. Шундый карарны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган холдинг акционерларының еллык җыелышында кабул иттеләр.

2016 ел белән чагыштырганда, компаниянең еллык кереме быел 34 процентка (170 млн сум булган) арткан.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә «Форд Транзит» яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Тантана «Медицина университеты клиникасы» (5 нче Казан шәһәр сырхауханәсе, Шәриф Камал,12) ДАСУнең хирургия корпусы янындагы мәйданда узды.

Шулай итеп, Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе автопаркы шул исәптән 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы чараларында да файдаланылачак яңа машиналар белән тулыландырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең хирургия корпусында (Казан шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе, Шәриф Камал ур, 12) булды. 

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әлеге бинада төзекләндерү эшләре алып барылды. 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады. 


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» V илкүләм чемпионаты финалында («Ворлдскиллс Россия», Краснодар) җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.

Очрашу «Свияжские холмы» (ТР Югары Ослан районы) ял йортында узды, аның кысаларында «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык Татарстан Республикасының киңәйтелгән җыелма командасы әгъзалары өчен икенче күчмә белем бирү сменасы оештырылган.

Яшьләр белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика командасы «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.   

Татарстанда санитар-экология ике айлыгы нәтиҗәләре буенча берничә район, торак пунктларны һәм территорияләрне чистартулары өчен, бүләкләнде. 

Бүләкләрне ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста Түбән Кама муниципаль районы өченче урын яулады, кубокны район башлыгы Айдар Метшинга тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International