ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнары җитәкчеләре өчен “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча “Татарстан Республикасының проектлар белән стратегик идарә итү моделе” темасына мәгариф программасы ачылышы узды.

Бу чара Казан янында "Зөя калкулыклары" (ТРның  Югары Ослан районы) мәйданында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре белән килде, ул Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында катнашачак.  Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге рәсми делегация составына керде. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелектәге вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Crossover һәм RidеAustin АКШ карьера биржасы компаниясенең генераль директоры Энди Трибом белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмечесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.

Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм ИТ-тармакка белгечләр җәлеп итү турында сүз барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырыш видеоконференцэлемтә форматында Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец рәислегендә узды.

Ольга Голодец билгеләп үткәнчә, чемпионатның, тулаем Россиянең «Ворлдскиллс» хәрәкәтендә катнашуның төп максаты – беренче чиратта эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аның буенча белем алу сыйфатын яхшырту.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар киләчәк хезмәттәшлек, төбәктә дәүләт ярдәме программаларын  гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм инвестицион, инновацион һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында дүрт инвестицияләр проекты расланды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Шулай ук видеоконференцэлемтә аша Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск муниципаль районы катнашты. 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» ААҖнең агып төшүче сәнәгать суларын локаль чистарту буенча торгызылган цех проектын уңышлы дип атады.

Бүген бу хакта ул Түбән Камада шушы объектны эшләтеп җибәрү тантанасында хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Экология елы – ул Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул искәрткәнчә, күптән түгел шәһәр чистарткыч корылмалары тәртипкә китерелде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә. 

Эшлекле сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ-НК" ААҖ производсвосында булды, анда проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехын төзекләндерүдән соң ачуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International