ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы төбәккә Португалия бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә тели һәм үзара багланышлар киңәюгә шат булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда «Португалия – Татарстан» эшлекле форумындагы сәламләү сүзендә хәбәр итте.

Чара Португалиянең Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгында (AICEP) узды.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән  Россиянең Португалиядәге  Илчелегенең сәүдә киңәшчесе Игорь Золкин да мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы президенты Луиш Каштру Энрикеш белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга эш визиты кысаларында узды. 

Португалия Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы  (AICEP) - 2007 елда эшли башлаган дәүләт оешмасы. Агентлык эшчәнлегенең максаты - Португалия товарларын экспортка чыгаруга ярдәм итү, тышкы базарларга Португалия компанияләрен чыгару һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү.

Быел Татарстанда 27 торак пункт каты өслекле подъездлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга эш сәфәре кысаларында Taguspark («Тагушпарк») фәнни-технологик паркында булды.

«Тагушпарк» – Португалиянең Зур Лиссабон субрегионындагы Оэйраш муниципалитетында урнашкан фәнни-технологик парк.

Taguspark 1992 елда оештырылган. Компаниянең төп акционерлары – финанс фирмалары, ИТ-компанияләр, университетлар, муниципалитетлар һәм башка оешмалар.   


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга (Португалия) ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәре кысаларында (2017 елның 29-30 мае) Рөстәм Миңнеханов Португалия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак, «Португалия – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак, анда, Россиянең алдынгы төбәге буларак, Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, тагын Татарстан Республикасы Президенты Taguspark фәнни-технологик паркына барачак.   

 

Татарстанда Финанс оешмаларының өлеш кертеп алданганнарына һәм акча кертүчеләренә республика ярдәм фонды булдырылачак. ПУ-447 номерлы Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.  

Документта билгеләп үтелгәнчә, фонд «Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга,шулай ук намуссыз төзелеш алып баручылар гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән затларга ярдәм оештыру» максатларында булдырыла.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында WorldSkills Russia-2017дә Татарстан җыелма командасы чыгышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


27
май, 2017 ел
шимбә

Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта компаниянең 2017 елның беренче дүрт аенда бюджеты үтәлеше һәм июнь аена бюджетын расладылар, агымдагы елның беренче кварталының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен чыгардылар. 

Әлмәттә «Татнефть» ГАҖның баш офисында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2017 елның 1 нче кварталындагы эшчәнлек йомгаклары һәм аларның үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының, федераль структуралар бүлекчәләренең җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, республиканың нефть төбәкләре   администрацияләре башлыклары, «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International