ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Казанда РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе утырышын уздыру кысаларында, комиссия әгъзалары Татарстан предприятиеләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Делегация составында РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Беларусь Республикасының беренче вице-премьеры Сергей Семашко бар, аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов озата йөрделәр.
Татарстан Республикасы өчен Европа реконструкция һәм үсеш банкы эре финанс институты гына түгел, ә 20 елдан артык үзара мөнәсәбәтләр тарихы булган ышанычлы партнер да. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашуда белдерде.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Лев Овруцкийның “Беседы с Минтимером Шаймиевым” китабы тәкъдим ителде. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, авторның тормыш иптәше Александра Бальцер, аның кызы Яна Овруцкая һәм башка шәхесләр катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков 2013 елның 22 октябрендә ТР Президентының ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесенең хокукый статусы мәсьәләләре буенча аерым указларына үзгәрешләр кертү турындагы Указны имзалады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Франция Икътисад һәм финанс министрлыгының Луара һәм Атлантик Луара җирләрендә Дәүләт финанс идарәсе башлыгы Кристиан Де Буадефр белән очрашты.
Ике яктан да катнашучылар 2014 елда хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук дөньядагы икътисад һәм финанс системасы өлкәсендәге хәлләр хакында фикер алыштылар.
Бүген ТРның Югары Ослан районындагы “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри әһәмиятле күнекмәләрен үстерү” темасына белем бирү программасы башланып китте. Район хакимият башлыклары алдында беренче лекцияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков укыды.
21 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр продукциясе әйләнешендә күзәтү буенча Совет утырышын уздырды.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, анда “Татарстан Республикасының мировая судьялар эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник тәэмин ителеше турында” мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе - вице-премьер Шамил Гафаров, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 19-27 октябрьләрендә кыска вакытлы ялда була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International