Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.
Экология проблемаларын хәл итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле тармакларының берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә бөтен ТР муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимындаТатарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды. Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов үткәрде. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасына чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Ул бу киңәшмә Татарстанда беренчеләрдән уздырылуы турында, һәм киләчәктә куллану калдыклары белән комплекслы эш итү системасы буенча мондый киңәшмәләр Россия Федерациясендә федераль округлар буенча узачак дип искәртте.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. Искә төшерик, Владимир Кириллов Казанга Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәне уздыру өчен килде.
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2013 елның 1 кварталындагы эшчәнлегенең якынча йомгакларын холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин игълан ителде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Большие танцы” шоуының Казан командасы белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.
Бүген Казанда (Татарстан Республикасы) “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. 2013 елның өч ае эчендә компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Р.Н.Миңнеханов алып барды.
Бүген Казан метрополитенының яңа станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.
Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.