ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин катнашты. Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы Самарада, анда бу көннәрдә «Россия - спорт державасы» халыкара форумы уза.


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Быел Татарстан халкына гомуми суммасы 11,5 млрд сум булган 2,1 миллионнан артык салым хәбәрнамәсе юлланган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

"30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр." - диелә мөрәҗәгать текстында.

 


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


25
октябрь, 2025 ел
шимбә

Казанда Бөтенроссия гимнастика көне фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарә рәисе, Россия гимнастика федерациясе президенты Олег Белозеров катнашты.

Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау эшләре тәмамланып килә - программа йөкләмәләренең күбесе үтәлгән, ә калганнары югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Октябрьский – Урыссу» автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күпер аша хәрәкәт ачу тантанасында катнашты.


22
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия конкурсының гала-концерты булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды.

Гала-концерт суд приставлары институтына нигез салынуның 160 еллыгына багышланды. Суд приставларының федераль хезмәте «Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия балалар фестиваль-конкурсының финалын инде 18 нче тапкыр уздыра.  

Бүген Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры – баш суд приставы Дмитрий Аристов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бинасын карадылар.

Кунаклар гражданнарны кабул итү зонасын карадылар, дежур часть эше белән таныштылар, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә, хезмәткәрләрнең эш урыннарында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International